Яңа Ярмәк авылы клубында авыл халкы һәм кунаклары өчен чын бүләккә әверелгән матур Яңа ел тамашасы узды.
Яңа Ярмәк авылы клубында авыл халкы һәм кунаклары өчен чын бүләккә әверелгән матур Яңа ел тамашасы узды. Залда күңел ачу һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде, чөнки Яңа ел — иң гаҗәеп һәм әкияти бәйрәм.
Бәйрәмне Ярмәк җирлеге башлыгы М.Н. Шайхутдинов ачып җибәрде, ул халыкны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Алып баручы һәм әкият персонажлары концерт программасын дәвам иттерделәр, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Театральләштерелгән номерлар тамашачылар катнаша алган уеннар һәм конкурслар белән чиратлашып барды. Чара җылы атмосферада, бәйрәм рухына тулып, бик күңелле үтте.
Бу кичәдә бәйрәм кәефен тудырган һәвәскәр артистларыбызга, биюче кызлар-егетләребезгә, һәр чыгышны җылы алкышларга күмгән тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез!!! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!
Яңа Ярмәк авылы клубы хезмәткәрләре.
10:54 22.01.2026 16+