Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Яңа Ярмәк авылы клубында Халыкара хатын — кызлар көне уңаеннан "Язлар белән килә назлар" исемле бәйрәм концерты үтте.

Яңа Ярмәк авылы клубында Халыкара хатын — кызлар көне уңаеннан "Язлар белән килә назлар" исемле бәйрәм концерты үтте. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны авылыбызның хакимият башлыгы Минсаит Низамутдинович котлап үтте. Сәхнәгә ерак араларны, якын итеп, безне сагынып кайткан авылдашыбыз Флюра апай Халиуллина чыкты, матур шигырь юллары белән тәбрикләде, җырлап та алды. Баянист егетебез Динар Гарипов, эх сыздыра соң ул җырлары, ул баянда уйнаулары. Гелсинур апай Гафурова үзе ижат иткән бик тә эчтәлекле шигырьләрен, җырларын бүләк итте. Җырга -моңга битараф түгел тагын бер һәвәскәр артистыбыз, Булат абый Хайретдинов та моңлы җырларын бүләк итте. Концерт җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Биюче кызлар яңадан- яңа биюләр өйрәнеп, әллә ничә биеп, сәхнәне дер селкеттеләр.Концертта катнашкан һәвәскәр артистларыбызга, биюче кызлар-егетләребезгә , алкышларга күмгән тамашачыларыбызга, барыгызда да Аллаһының рәхмәте яусын.

Яңа Ярмәк авылы мәдәният хезмәткәрләре.
07:53 10.03.2026 16+
67
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top