Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Яңа Ярмәк авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган "Яшәгез сез мәңге яшь булып" дигән бәйрәм кичәсе узды.Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Ярмәк хакимият башлыгы Минсагит Низамутдинович котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм кичәбездә матур шигырьләр, жырлар жырланды. Бәйрәм сый-хөрмәткә бай өстәл артында узды, олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Яңа Ярмәк клубы хезмәткәрләре.
09:45 02.10.2026 16+